news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешәндәге ярминкәдә киез итекләргә ихтыяҗ зур

Биредә 3 литрлы банка балның бәясе 800 сум гына тора

 (Казан, 11 декабрь, “Татар-информ”). Чирмешәндәге ярминкәдә каз түшкәләрен 1300 сумнан тәкъдим итүчеләр булды. 15 мең сумга 4-5 айлык бозаулар да алып килгәннәр иде. Бәя белән кызыксынучылар күп булса да, алучылар аз булды.

Бал яратучыларга да сайлап алу мөмкинлеге бар иде. Бүген инде өч литрлы банка балның бәясе 800 сум гына тора.
Күпчелек ярминкәдә киез итекләр киеп карап, аларны култык астына кыстырып ук кайтып ките, дип белдерә “Безнең Чирмешән” басмасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot