news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешәндәге участокта тавыш бирү быел тәүге тапкыр электрон ысул белән башкарыла

Чирмешәндәге бу иң зур участокта 1254 кеше тавыш бирергә тиеш.

(Чирмешән, 18 март, "Татар-информ", "Безнең Чирмешән", Марат Гомәров). Чирмешәндәге участокта тавыш бирү быел тәүге тапкыр электрон ысул белән башкарыла. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендәге участокта паспортыңны күрсәтәсең, сиңа штрих-кодлы кәгазь бирәләр, шуны “укытып” сайлыйсың. Тавыш бирү өчен 5 электрон җиһаз урнаштырылган. Кыенлыгы юк, аптырасаң, кергән уңайда ике урында өйрәнү өчен махсус җиһаз куелган, волонтерлар барысын да аңлата, дип яза район газетасы.

“Бик ансат, тиз дә әле, башта әнә чират бар иде, озак булыр дигән идек, ничек тиз узды. Иртәрәк сайлыйсы килде, барысы да яхшы булсын”, - дигән Наталья һәм Иван Семкичевлар.

“Татавтодор” җәмгыятенең Чирмешән җирлегендәге машина йөртүчесе Зөлфәт Зиннуров иртән сайлауга килгәнче, эшләп, Самара өлкәсе, Шентала уңаендагы юлларны чистартып кайткан. Эш арасында, 8 тулып узуга, ул үз тавышын бирде дә, диелгән әлеге хәбәрдә.

"Гомумән, район үзәгендәге авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе бинасында урнашкан 2724 номерлы әлеге сайлау участогына иртәдән үк халык агылды. Чирмешәндәге бу иң зур участокта 1254 кеше тавыш бирергә тиеш. Кызыксынып карадым, иртән 8 дә ачылган участокта 20 минут эчендә 101 кеше тавыш биргән иде инде: саннар компьютер мониторында күренеп тора", дип яза район газетасы хәбәрчесе.

"Үткән еллардагыдан да халык бик актив, әнә иртән үк ничек бераз чират булып алды", - дигән сайлау комиссиясе әгъзасы буларак тәҗрибәле Юрий Сергеев.

Район үзәгенең Элемтәчеләр урамында яшәүче Илшат һәм Гөлназ Гайсиннарга сайлау комиссиясе рәисе Айрат Гыйниятуллин иң беренче сайлаучыларга дип, аларга бизәкле кружка бүләк иткән. "Иртән эшне бетереп куярга булдык. Балалар әби- бабаларында кундылар. Үзебез тавыш бирдек, хәзер кайтып әниләрне монда җибәрәбез, алар көтеп тора. Иң мөһиме – илдә тынычлык, тотрыклылык булсын", -диләр Гайсиннар.

“Тынычлык, тотрыклык булсын, эшләр, хезмәт хаклары булсын. Әнә бүген бик матур кар ява. Безнең бабайлар мондый чакта “ипи” ява дигәннәр, барысы да яхшы булсын”, - диделәр тавыш биреп чыккач Нурия һәм Рәшит Бәдретдиновлар. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100