news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешәндәге туган як тарихы музеена яңа экспонат тапшырылды

Танылган чирмешәнленең әлеге баянын һәм башка кайбер истәлекләрен музейга аның авылдашы Илдар Кыямов тапшырды.

Чирмешәндәге туган як тарихы музеена яңа экспонат тапшырылды

(Чирмешән, 15 апрель, "Татар-информ", "Безнең Чирмешән", Кадыйр Гомәров). Мәшһүр баянчы, “Саз“ вокаль ансамбле җитәкчесе буларак та билгеле Рәфкать Гомәровның күп сәхнәләрдә уйнаган баяны районның туган як тарихы музеенда урын алачак. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Танылган чирмешәнленең әлеге баянын һәм башка кайбер истәлекләрен музейга аның авылдашы Илдар Кыямов якташлар очрашуында тапшырды. Кара Чишмәдә туып үскән Илдар бүген "Татарстан - Яңа гасыр" телеканалында эшли. Ул Рәфкать Гомәров турында китап та язган.

news_right_1
news_right_2
news_bot