news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешәндәге туган як тарихы музеена агач чана китергәннәр

Чананы Чирмешәндә яшәүче хезмәт ветераны Фазыйл Садриев Чистай базарында сатып алган.

(Чирмешән, 22 август, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадыйр Гомәров). Чирмешәндәге туган як тарихы музеена агач чана китергәннәр, дип яза җирле басма.

Табаннары имәннән, башка урыннары нарат һәм карамадан ясалган әлеге, кечкенә, нык чананы Чирмешәндә яшәүче хезмәт ветераны Фазыйл Садриев Чистай базарында сатып алган.

-Яшь вакытларның истәлеге кебек, ул бездә егерме елга якын сакланды, - ди Фазыйл Гата улы. - Ясалышы ошады, хуҗасы өлкән яшьтәге бер абзый иде.

Элек, малай чагында ук, якташыбыз үзе дә агач эшләнмәләр, әйтик, өрәңгедән, кайнар суда җебетеп, башларын бөгеп чаңгы ясаган. Әтисе сугышта үлеп калгач, барын да эшләргә туры килгән, хәтта тәрәзә яңаклары да юынганнар.

-Бездә кашевка бар, әмма мондый чана юк иде әле, ветеранга рәхмәт, - ди музей директоры Алмаз Закиров. - Аңа берәр залда, һичшиксез, урын табарбыз.

news_right_1
news_right_2
news_bot