news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешәндәге төзелүче икенче мәчет нигезен Урал ташы белән тышлаячаклар

Подвал өлешендәге ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен аерым тәхарәтханәдә дә эш күп калмаган.

(Чирмешән, 22 июнь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадыйр Гомәров). Чирмешәндәге төзелүче икенче мәчет нигезен Урал ташы белән тышлаячаклар, дип яза район газетасы.

Чирмешәннең Амур ягында төзелүче мәчетнең төп залында түбә ясыйлар, идәнгә измә җәяләр. Подвал өлешендәге ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен аерым тәхарәтханәдә дә эш күп калмаган.

Җылылык, су челтәрләре сузу буенча да проблемалар юк, тик тышкы якта нигезне җылыту, әле генә Уралдан ук кайтарылган яхшы таш белән тышлау өчен һава торышы мөмкинлек бирми.

Әмир егетләре – бертуган Әгъләмовлар төзетүче мәчет манараларына айларны да монтажлап җыясы гына калган. Һава торышы җайланса, койма да бастыра башламакчылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100