news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешәндәге музейда Ленинград блокадасына багышланган күргәзмә эшли

Стеллажларга музейда булган экспонатлар сугыш кораллары, котелок, хәрби каска, ипи карточкасының күчермәсе урнаштырылган.

Чирмешәндәге музейда Ленинград блокадасына багышланган күргәзмә эшли
Ландыш Зыякова

(Чирмешән, 12 февраль, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадрия Гамирова). Чирмешәндәге музейда Ленинград блокадасы өзелүгә 75 ел тулу уңаеннан туган як тарихы музеенда “Җиңү җиңел бирелмәде!” исеме астында күргәзмә эшли. Бу турыда район басмасы сайтында хәбәр ителә.

Стеллажларга музейда булган экспонатлар – сугыш кораллары, котелок, хәрби каска, ипи карточкасының күчермәсе, блокада вакытында ленинградлыларга бирелгән күләмдәге ипи кисәкләре дә урнаштырылган. Ул көннәрдә икмәкнең көнлек нормасы балаларга һәм олыларга – 125, заводларда эшләүчеләргә – 250, солдатларга – 300, ә морякларга 500 грамм булган.

Күргәзмәнең беренче кунаклары - Чирмешән кадетлар мәктәп-интернаты укучыларына мондагы истәлекләр белән танышканнан соң, Ленинград блокадасы турында документаль фильм да күрсәткәннәр. Билгеле, кызлар һәм егетләр үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар да алганнар.

Районның “Ак калфак” оешмасы вәкилләре, прокуратура хезмәткәрләре дә күргәзмә белән танышырга өлгергәннәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot