news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешәндәге мемориаль үзәктә космонавтикага багышланган күргәзмә ачылды

Алексей Завьялов җиде яшендә тимер акчалар җыя башлый, бүген 78 яшьлек якташыбызның шәхси коллекциясендә бик уникаль экспонатлар да бар.

(Чирмешән, 13 апрель, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Гөлсирә Шәрифуллина).  Чирмешәндәге мемориаль үзәктә Космонавтика көненә багышланган “Зәңгәр планета уллары” дип исемләнгән күргәзмә ачылды. Монда космонавтларга багышланган открыткалар, значоклар һәм маркалар күреп була, дип яза районның "Безнең Чирмешән" газетасы.

Чирмешәндә яшәүче Алексей Завьялов җиде яшендә тимер акчалар җыя башлый, бүген 78 яшьлек якташыбызның шәхси коллекциясендә бик уникаль экспонатлар да бар. Әйтик, Советлар Союзының 54 космонавты сурәтләнгән открыткалар җыелмасы, мөгаен, районда башка бер кешедә дә юктыр. Беренче космонавт Юрий Гагарин Алексей Нестеровичның Байконурда хезмәт иткән дустына бүлән иткән значок та әлегә күргәзмәдә урын алган. Космонавтлар рәсемнәре төшерелгән истәлек юбилей акчалары да бар монда.

-Миңа чит илләрдә дә булырга туры килде, - ди Алексей Завьялов. - Кая барсам да, истәлеккә значоклар, маркалар алып кайта идем. Шул гомердә зур коллекция тупланды. Бүген аның бер өлешен биредә күрә аласыз.

Күргәзмәгә Иске Кадида яшәүче Госман Мортазин да бәһасез әйберләрен алып килгән. Ул да гомере буе значоклар җыйган, коллекциясендә төрле вакыйгаларга, бәйрәмнәргә багышланган 1000нән артык значок бар, шуларның 100дән артыгы космос белән бәйле.

Район үзәк хастаханәсенең балалар табибы Саимә Әбдрәшитованың да маркалар белән кызыксынуы күпләр өчен бүген яңалык булды. Саимә Әхәт кызының коллекциясендәге, шулай ук космонавтика темасына багышланган маркалары альбомның берничә битен алып тора.

Мемориаль үзәктә әлеге күргәзмә 20 майга кадәр эшләячәк, диелә район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100