news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешәндәге күл тирәсен төзекләндерү 10 миллион сумга төшәчәк

Яктыркычлар урнаштыру һәм тирә-юньне тигезләп, матурайтып, газон үләне чәчү дә күздә тотыла.

(Чирмешән, 8 октябрь, "Татар-информ", "Безнең Чирмешән", Марат Гомәров). Чирмешән үзәгендәге күл тирәсендә быел 10 миллион 600 мең сумлык төзекләндерү эшләре башкарылачак. Әлеге паркны матурайту киләсе елда да дәвам итәчәк икән. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

“Күлле” паркны яңарту республика акчаларына, “Иҗтимагый киңлекләрне үстерү” программасы кысаларында башкарыла. Хәзер анда күл тирәли брусчаткалардан тротуар юллар ясала, аның берсе өстәрәк, икенчесе яр кырыеннан ук булачак. Яктыркычлар урнаштыру һәм тирә-юньне тигезләп, матурайтып, газон үләне чәчү дә күздә тотыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot