Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чирмешәндә күл буе паркы төзекләндерелә
Бу эшләр республика бюджетыннан финанслана.
(Чирмешән, 13 ноябрь, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Кадыйр Гомәров). Чирмешәндәге күл буе паркында төзекләндерү, төзелеш эшләре дәвам итә. Бу эшләр республика бюджетыннан финанслана. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Хәзер күл буенда яңа брусчаткадан эшләнгән тротуардан йөрергә, балалар уен мәйданчыгында ял итәргә, тирә-юньдәге матурлык белән хозурланырга мөмкин.
Яр буенда да үзгәреш бар — «Мин яратам сине, Чирмешән!» сүзен (яратам сүзе — йөрәк рәвешендә) ике телдә кабат, яңа, каты, зур ташлар кулланып язганнар.
«Күлнең суы гына гел китеп тора, бу проблеманы хәл итү юлын һаман таба алмыйбыз», — ди Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Ганиева.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз