news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешәндәге инвалидлар җәмгыяте юбиляр парларны кунакка чакырды

Бәйрәмне үткәрүдә Яшьләр ял итү үзәге, туган як тарихы музее, “Бердәм Россия” партиясенең бүлекчәсе дә ярдәм күрсәтте.

Чирмешәндәге инвалидлар җәмгыяте юбиляр парларны кунакка чакырды
Кадыйр Гомәров

(Чирмешән, 10 июль, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадыйр Гомәров). Чирмешәндә “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне”ндә район инвалидлар җәмгыяте юбиляр парларны кунаклар чакырды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Бәйрәм мәҗлесенә авыллардан хөрмәтле парларны чакырганнар. Кайсылары 50, кайсылары 60 ел бергә гомер итүче әбиләр һәм бабайлар җәмгыятьнең өр-яңа кебек итеп ремонтланган бинасында үткәннәрне искә төшерделәр, уеннарда катнаштылар, концерт та карадылар.

Билгеле, иганәчеләр һәм мәчет ярдәме белән көйләнгән сыйлы табын да бик ошады кунакларга. Кырыклап кешегә күчтәнәч тә биреп җибәрделәр.

Бәйрәмне үткәрүдә Яшьләр ял итү үзәге, туган як тарихы музее, “Бердәм Россия” партиясенең бүлекчәсе дә ярдәм күрсәтте.

"Мондый бәйрәмне колачлырак, күбрәк кеше чакырып үткәрергә телибез", - ди район инвалидлар җәмгыяте рәисе Мәдинә Талипова. Әфган, Чечен сугышлары ветераннарын да бергә җыясы килә. Сүз дә юк, ниндидер чара үткәргәндә иганәчеләр булышлыгы мөһим, ә андыйлар бар, рәхмәт яусын.

"Ветераннарга район үзәк хастаханәсе табиблары игътибарлырак булсыннар, өйләренә барып та хәлләрен белсеннәр иде", - ди Чирмешәннән Гомәр абый Шәрәпов.

news_right_1
news_right_2
news_bot