Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чирмешәндәге "Илхан" хуҗалыгында һәр көнне 4,8 тоннадан артык сөт савалар
Хуҗалыкта тәүлеккә 25-30 килограмм сөт бирә торган сыерлар да бар.
(Казан, 5 июнь, "Татар-информ"). Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районының "Илхан" ҖЧҖендә һәр көнне 4,8 тоннадан артык сөт савалар. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.
Хуҗалыкта 240 баш савым сыеры исәпләнә. "Без савым сыерларын карауга һәм тукландыруга аерым игътибар бирәбез. Тәүлеккә 25-30 килограмм сөт бирә торган сыерлар да бар, – дип сөйләгә комплексның баш зоотехнигы Марина Җиһаншина. – Барлык мәгълүмат компьютерга кертелә, күрсәткечләр анализлана".
"Илхан" ҖЧҖендә сыерларны көнгә 3 тапкыр савалар, 10 машинада сыер савучы сменалап эшлиләр. "Хезмәт хакына беркем дә зарланмый, сыер савучылар айга уртача 20 мең акча алалар", – дигән Марина Җиһаншина.
Хуҗалыкта шулай ук 80 тана һәм 137 бозау бар. Киләчәктә биредә сыерлар санын 1000 башка җиткерергә уйлыйлар. Әгәр акчалары җитсә, быел 500 башка исәпләнгән икенче терлекчелек корпусын файдалануга тапшыруны планлаштыралар, диелгән әлеге хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз