Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чирмешәндәге икенче мәчет төзелешендә эш дәвам итә
Чирмешәндәге икенче мәчет Әмир егетләре – бертуган Әгъләмовлар акчасына төзелә.
(Чирмешән, 10 май, "Татар-информ", "Безнең Чирмешән", Кадыйр Гомәров). Чирмешәндәге икенче мәчет төзелешендә эш тукталмый. Чирмешәнннең Амур ягында төзелүче, инде манаралары, ишек-тәрәзәләре дә куелган мәчеттә эчке эшләр дәвам итә, дип яза җирле басма.
Лашманнан килеп йөрүче осталар подвал өлешендә идәнгә измә җәяләр, төп залда тәрәзә яңакларын ясыйлар, түбәне эчтән тышларга керешәләр. Стеналарны штукатурлау да тукталмый.
Булачак мәчеттә электр, җылылык челтәрләре ясыйлар. Билгеле, башкарасы эшләр бик күп әле, бинаның эчен яхшы материаллардан бизәкләп ясау, билгеле, ашыкканны яратмый.
Мәгълүм булганча, әлеге, Чирмешәндәге икенче мәчет Әмир егетләре – бертуган Әгъләмовлар акчасына төзелә. Тирә-юньне исә район, халык көче белән төзекләндерәчәкләр
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз