news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешәндәге икенче мәчет манарасына ай куячаклар

Бу чара сәгать 10га билгеләнгән.

(Чирмешән, 15 июль, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадыйр Гомәров). Чирмешән районы үзәгендә төзелә торган икенче мәчет манарасына 21 июль көнне ай куярга җыеналар. Бу чара сәгать 10га билгеләнгән, дип яза район газетасы.

Мәгълүм булганча, әлеге дин йортын якташларыбыз – Әмир авылында туган, Сургутта эш йөртүче эшкуарлар – Фазыл һәм Миндар Әгъләмовлар төзетә.

news_right_1
news_right_2
news_bot