news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешәндәге Геройлар Аллеясында митинг узды

Бу чарага йөзләгән кеше җыелды.

(Чирмешән, 23 июнь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадрия Гамирова). Бөек Ватан сугышы башлануга 77 ел тулу уңаеннан Чирмешән районы үзәгендә, Геройлар Аллеясында кайгы митингы узды. Бу чарага йөзләгән кеше җыелды, дип яза җирле басма.

27 миллион ватандашыбыз башын салган бу сугышны, әтиләребезнең, бабаларыбызның батырлыгын онытмыйбыз, аларны еш искә алабыз. Онытырга хакыбыз юк.

– Бөек Ватан сугышында һәлак булган, хәбәрсез югалган миллионлаган сугышчының әле бүген дә каберләре билгеле түгел, аларның каберләрен әле дә ачыклап торалар, - ди район ветераннар Советы рәисе Габделбарый Галиев. - Мәсәлән, хәбәрсез югалган бер якташыбызның кабере кайда икәнлеге әле май аенда гына мәгълүм булды. Түбән Кәминкә авылыннан Минзакир Мостафинның Днепрны кичкәндә, 1943 елда һәлак булуы һәм Украинада җирләнүе турында хәбәр килде.

Бик күп югалтулар алып килгән сугышта гомерләре өзелгән, хәбәрсез югалган һәм тыныч тормышта вафат булган ветераннарыбызны митингта бер минут тын калып искә алдык.
Районнан Бөек Ватан сугышына 19852 кеше китә, шуларның 8534се яу кырында башларын сала, хәбәрсез югала. Ветераннарыбызның бүген исәннәре унау гына.

Хәтер һәм кайгы митингында район үзәге оешмалары хезмәткәрләре, мәктәп укучылары, дин әһелләре дә катнашты. Яшь буын бу көнне һәм шулай ук Җиңү көнен онытырга тиеш түгел. Бүгенге чарада чыгыш ясаучылар барысы да шуңа өндәде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100