Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чирмешәндәге бер кибет янында шикле чемодан табылган
Чемоданны Чирмешәндә яшәүче бер авыру калдырып киткән булган.
(Чирмешән, 13 март, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Гөлсирә Шәрифуллина).13 мартта полиция бүлекчәсенә үзәктәге бер кибет янәшәсендә хуҗасыз чемодан табылуы турында хәбәр керә, соңыннан мәгълүм булганча, аның авыру хуҗасы өенә ут та төрткән. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
Әлеге сигнал буенча полиция хезмәткәрләре генә түгел, янгын часте, ашыгыч медицина ярдәме дә тиз арада вакыйга урынына килеп җитәләр.
-Барлык хезмәтләр дә бик оператив, килешеп эшләделәр, - ди полиция бүлекчәсе начальнигы урынбасары Хәлил Шарапов. – Кибеттән халыкны урамга чыгардык. Кинолог эт белән чемоданны тикшергәч, аны читкә алып китеп ачтык, анда кием-салым булуы ачыкланды. Соңыннан аны Чирмешәндә яшәүче бер авыру калдырып киткәнен белдек.
Әлеге вакыйганың дәвамы да булган. Шул көнне янгын частена Совет урамындагы бер фатирда янгын чыгуы турында шалтыраталар. Кайтып кына кергән янгынчылар кабат юлга чыкканнар. Фатир хуҗасы, ул чемодан хуҗасы да булып чыга, өенә ут төрткән икән, ярый әле янгын таралып зур зыян китереп өлгерми. Янгын чыгаручыны шул ук көнне хастаханәгә озатканнар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз