Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чирмешәндәге аграр техникум филиалы мөстәкыйль көллият статусы алачак
Ремонтка 40 миллион сумнан күбрәк акча тотылган.
(Чирмешән, 29 октябрь, "Татар-информ", "Безнең Чирмешән" , Евгений Ромин). Филиал коллективы бу уку елында Чирмешән аграр көллияте сыйфатында эшли башларга өметләнгән иде. Әлегә ТР Министрлар Кабинетының тиешле карары көтәлә, дип яза җирле басма.
Ә филиалны бетерү комиссиясе төзелгән. Монда көллият статусын якын айларда - быелгы уку елында ук алырга өметләнәләр.
Үзгәртү-реорганизация белән бәйле рәвештә, 70 студент өчен ремонтланган тулай торак бинасын да баланска алмыйча торалар. Ә анда авыллардан һәм башка районнардан йөреп укучы студентлар өчен барлык уңайлыклар, шартлар булдырганнар.
Нурлат аграр техникумының Чирмешән филиалы студентлары яңа уку елында капиталь ремонтланган бинада укый башладылар. Әлеге максатларга 40 миллион сумнан күбрәк акча тотылган.
Башкарылган эшләрнең күләме генә түгел, укучылар, укытучылар, мастерлар өчен ясалган уку, эш шартлары булдырылган. Заманча җиһазлар алу өчен республика Мәгариф һәм фән министрлыгы аша 9 миллион 160 мең сум акча бүлеп бирелгән.
Яңа уку елында филиалда 220 егет һәм кыз белем ала. Төп белгечлекләр бюджет нигезендә укытыла: авыл хуҗалыгын механикалаштыру, тракторчы-машинист, пешекче-кондитер, утар хуҗасы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз