news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешәндә Габдрәхим Утыз Имәни премиясе лауреатлары билгеле булды

Район мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Флера Рәхимҗанова премиягә лаек булды.

Чирмешәндә Габдрәхим Утыз Имәни премиясе лауреатлары билгеле булды
Гөлсирә Шәрифуллина

(Чирмешән, 8 апрель, "Татар-информ", "Безнең Чирмешән", Кадыйр Гомәров). Чирмешәндә 2018 нче ел йомгаклары буенча Габдрәхим Утыз Имәни премиясе лауреатлары билгеле булды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Кырык еллап тарихи картиналар иҗат итүче Канәфи Нәфыйков, медицина профилактикасы үзәге баш хисапчысы Галия Сафиуллинага Утыз Имәни премиясе бирелде. 

Район мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Флера Рәхимҗанова шулай ук премиягә лаек, тырыш, булдыклы, абруйлы җитәкче.

Районның социаль яклау бүлеге начальнигы Рушания Әхмәдуллина да Утыз Имәни премиясе лауреаты булды. Үткән айда гына тәүге китабы – “Яратам сине, тормыш!” дип аталган шигырьләр җыентыгы басылып чыккан.

Гомумән, чирмешәнлеләр әдәбиятта да алдынгылар. Соңгы берничә дистә елда йөздән күбрәк китап басылган. Араларында авыллар тарихы турындагылары күп. Иске Үтәмеш, Урманасты Үтәмеш, Түбән Кармалка авыллары хакында китаплар әле соңгы елларда гына чыккан. Хәзер Әмир тарихы турында китап бастыруга әзерләнә.

Берничә чирмешәнлене район башлыгының Мактау грамотасы, Рәхмәт хаты белән бүләкләделәр, ике дистәгә якын кешегә Казандагы якташлык җәмгыяте үз бүләкләрен ирештерде.

news_right_1
news_right_2
news_bot