news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешәндә эшмәкәрләр төзеткән Мөшбикә мәчете ачылырга тиеш

Чирмешәннең Амур ягында төзелүче Мөшбикә мәчетендә эчке якта бизәкләү эшләре дәвам итә.

(Чирмешән, 18 март, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадыйр Гомәров). Чирмешәндә эшмәкәрләр төзеткән Мөшбикә мәчете ачылырга тиеш. Чирмешәннең Амур ягында төзелүче Мөшбикә мәчетендә эчке якта бизәкләү эшләре дәвам итә, дип яза җирле басма.

Бүген монда идәннәргә плитә җәю төгәлләнү ягында. Озакламый түбәгә рәсем төшерә башлыйлар.

Булачак дин йорты территориясенең коймаларын, капкаларын да куйганнар, алар нык һәм матур итеп, тимердән эшләнгән. Җылыту системасы да хәрәкәткә җибәрелгән. Гомумән, күпчелек эш башкарылган.

Ходай язса, мәчетне төзетүче бертуган Әгъләмовлар әйтүенчә ике манаралы, күркәм бу изге йортны быел ук ачу планлаштырыла.

Мәчет төзетүче Миндар һәм Фазыйл Әгъләмовлар – Әмир авылы егетләре, Сургутта эш йөртүче эшмәкәрләр.

Бүген Чирмешән районында 23 мәчет бар, район үзәгендә бер мәчет эшли, Иске Кадида – ике.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100