news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешәндә эшләнгән җил тегермәнен ярминкәдә сатып алырга теләгәннәр

Тегермән хәзер туган як тарихы музеенда урын алды.

Чирмешәндә эшләнгән җил тегермәнен ярминкәдә сатып алырга теләгәннәр

(Чирмешән, 11 август, "Татар-информ", "Безнең Чирмешән", Марат Гомәров).Чирмешәндә яшәүче Сәлимҗан Гамиров эшләгән җил тегермәнен Алабугада ярминкәдә сатып алырга теләгәннәр. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Алабуга шәһәрендә узган Бөтенроссия Спас ярминкәсендә район ветераннар (пенсионерлар) советы вәкиле белән берлектә туган як тарихы музее рәссамы  та үз эшләнмәләре белән катнашты.

Ул анда картиналарын, агачтан уеп, кырып ясаган эшләрен - кечкенә ат арбалары, чаналар алып барган. Ярминкә кунаклары Сәлимҗан Гамировның күптән түгел ясаган кечкенә җил тегермәненә дә кызыкканнар, хәтта сатып алмакчы да булганнар.

Тик оста иҗат җимешеннән аерылырга теләмәгән, тегермән хәзер туган як тарихы музеенда урын алды.

news_right_1
news_right_2
news_bot