news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешәндә элеккеге полиция начальнигы үз гаражында музей ясаган

Киштәләрнең бер ягында тарихка кереп калган теле һәм радиоҗиһазлар, магнитофоннар, фотоаппаратлар урын алган.

Чирмешәндә элеккеге полиция начальнигы үз гаражында музей ясаган

(Чирмешән, 4 октябрь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Марат Гомәров). Чирмешәндә элеккеге полиция начальнигы Фаяс Минһаҗев үз гаражында музей ясаган. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Гаражның ике як стенадагы киштәләрендә бик пөхтә итеп экспонатлар тезелгән: әллә ничә самавыр, күмер үтүкләре, тормыш-көнкүреш кораллары, төрле җиһаз... Шактый бай музей килеп чыккан. Һәр экспонатның үзенә күрә тарихы бар.

"Бу самавырларны Илдус Мөхсинов бүләк итте, үтүкләрне дә ул табып бирде. Ә “ухватлар”, “кучарткалар” авылдан – әнинеке, гөбе, бишек тә аннан. Балчык чүлмәкләрне дә авылдан, өйдән алып килдем, бераз кителгәннәр иде, үземчә реставрация ясадым, яңарттым, менә бу "елпыч" та (җилпуч – он савыты) әнинеке", - дп сөйләде музей оештыручы.

"Минем бабай – хатынның әтисе умартачы иде мәрхүм, монда аның эш әйберләре дә күп. Суканы Илһам кияү тапкан. Менә бу иске магнитофоннар - район полиция бүлеге начальнигы Юлдус Билалов бүләге. Ленин бюсты да бар", - дип сөйләде Фаяс Минһаҗев.

Киштәләрнең бер ягында тарихка кереп калган теле һәм радиоҗиһазлар, магнитофоннар, фотоаппаратлар урын алган.

Алда әйткәнемчә, Фаяс Минһаҗев экспонатларны үзенчә яңарта да. Үтүкләрене күгәрекләрдән чистартып, буяп, аларга саплар ясап куйган, шактый әйберләргә шушы рәвешле “җан керткән".
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100