news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешәндә “Ел укытучысы” район бәйгесендә җиңүче ачыкланды

Бүген ул балаларга чит теле дәресләреннән керә.

Чирмешәндә “Ел укытучысы” район бәйгесендә җиңүче ачыкланды
Лилия Мисбахова

(Чирмешән, 28 гыйнвар, "Татар-информ", "Безнең Чирмешән", Гөлсирә Шәрифуллина).  Чирмешән районы Югары Кәминкә мәктәбе укучысы Лилия Мисбахова инде икенче ел рәттән “Ел укытучысы” район бәйгесендә “Педагогик дебют” номинациясендә призлы урыннар яулый. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

"Узган елны тәүге тапкыр катнашып, икенче булсам, быел инде беренче урынны яуладым, хәзер зона этабында чыгыш ясарга әзерләнәм", - ди яшь белгеч.

Диплом алгач та, шәһәрдә эш эзләми, туган авылына кайта. Бәхетенә, аңа үзе укыган мәктәптә үк эш тә табыла. Татар теле һәм әдәбияты белгече өстәмә - инглиз телен дә укыта ала. Бүген ул балаларга чит теле дәресләреннән керә.

Яшь кешенең озын кышкы көннәрне ничек уздыруы, буш вакытта нәрсә белән шөгыльләнүе белән дә кызыксындык.

"Буш вакыт... Юк ул. Балалар белән төрле бәйгеләргә әзерләнәбез, мәктәптән тыш чаралар үткәрәбез. Үзешчәннәр смотрында да катнашам, җырларга яратам, репетицияләргә йөрибез, концертлар куябыз. Сирәк кенә мәктәпкә барып, бадминтон да уйныйбыз. Шулай итеп, тормыш гөрли. Ә инде сирәк кенә ял сәгате туры килсә, китап укыйм. Киләчәккә дә планнар бар әле, укуымны дәвам итәргә ниятлим, икенче чит тел өйрәнергә планлаштырам", - диде Лилия.

news_right_1
news_right_2
news_bot