news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешәндә “Ел укытучысы” билгеле булды

Бәйге җиңүчеләре 7 февральдә Минзәлә шәһәрендә зона турында район данын яклаячак.

Чирмешәндә “Ел укытучысы” билгеле булды
Ландыш Зыякова

(Чирмешән, 22 гыйнвар, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Гөлсирә Шәрифуллина). Әккәрәй урта мәктәбенең биология укытучысы Наталья Романовская “Ел укытучысы” район бәйгесендә җиңде. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Күтәмә урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Татьяна Герман һәм Чирмешән кадетлар мәктәп-интернатының инглиз теле укытучысы Валентина Барабашкина да призерлар арасында.

Бәйгенең муниципаль этабында 10 мөгаллим көч сынашкан. Алдан конкурсантлар ачык дәресләр күрсәткәннәр, икенче этапта нәтиҗәле педагогик технологияләр кулланып мастер-класслар үткәргәннәр.

Быел “Иң яхшы татар теле укытучысы” бәйгесе дә узды. Муниципаль этапта Чирмешәннең 2 нче мәктәбе, Кармыш, Бәркәтә мәктәпләре укытучылары катнашкан. Бу бәйгедә Кармыш мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фирүзә Юнусова җиңү яулаган.

Бәйге җиңүчеләре 7 февральдә Минзәлә шәһәрендә  зона турында район данын яклаячак.

news_right_1
news_right_2
news_bot