news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешәндә “Экстремизмга – юк!“ ункөнлегендә чаралар оештырылды

Мәктәпләрдә экстремизмга багышланган традицион профилактик ачык дәресләр узды.

(Чирмешән, 27 сентябрь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Гөлсирә Шәрифуллина). Чирмешән районында узган “Экстремизмга – юк!” ункөнлеге кысаларында мәгариф һәм мәдәният учреждениеләрендә хокук саклаучылар, прокуратура, дин вәкилләре белән берлектә бик күп төрле чаралар оештырылды, дип яза җирле басма.

-Ункөнлек республикада һәм районда милләтара һәм конфессияара татулыкны ныгыту, террорчылыкны һәм экстремизмны кисәтү, шулай ук халыкта террорчылык һәм экстремизм идеологиясенә каршы фикер булдыру максатыннан уздырыла, - ди террорчылыкка каршы район комиссиясе сәркатибе Рәсим Шәрифуллин.

Мәктәпләрдә экстремизмга багышланган традицион профилактик ачык дәресләрдә төрле милләт балалары дус-тату яшәү, гореф-гадәтләребезне саклау, башка диннәрне ихтирам итү турында әңгәмәләр кордылар, “түгәрәк өстәл”ләр үткәрделәр.

Авыл китапханәләре һәм мәдәният йортлары дә бу чарадан читтә калмадылар, күргәзмәләр оештырдылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100