news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешәндә экстремистик китаплар табылган

Мондый фактлар районда элек тә булгалаган

  (Казан, 25 март, «Татар-информ»). Чирмешәндә яшәүче бер ир-ат өеннән экстремистик әдәбият исемлегенә кертелгән китаплар табып алынган. Бу кешегә карата район прокуроры экстремистик эшчәнлек алып барырга ярамавы турында кисәтү чыгарган.

Мондый фактлар районда элек тә булгалаган - экстремистик әдәбият тарату очраклары узган елны да теркәлгән.

Агымдагы елда район территориясендә террорчылык белән бәйле җинаятьләр һәм хокук бозулар теркәлмәсә дә, полиция хезмәткәрләре бу юнәләштә даими профилактик эш алып баралар, дип вазгыятьне сурәтли “Безнең Чирмешән”газетасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot