news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешәндә дә терлекләргә нодуляр дерматит яный

Ветеринария белгечләре чаң суга: мөгезле эре терлекләргә тагын бер яман, йогышлы чир – нодуляр дерматит зыян китерергә мөмкин.

(Казан, 27 февраль, "Татар-информ", "Безнең Чирмешән"). Чирмешәндә дә терлекләргә нодуляр дерматит яный, дип яза район газетасы. 

Бүгенге көндә Оренбург өлкәсендә нодуляр дерматит буенча ике урында карантин игълан ителгән. 2017 елда бу авыру үзе турында Самара һәм Ульяновск өлкәләрендә искәрткән булган.
 
"Быел нодуляр дерматитка каршы райондагы һәм республикадагы эре хуҗалыклардагы һәм халыктагы мөгезле эре терлекләрне вакцинацияләү планлаштырыла. Ул өч айлыклардан башлап, елга ике тапкыр – язын һәм көзен, барлык мөгезле эре терлекләргә ясалачак-ди районның ветеринария берләшмәсе начальнигы Виталий Ухливанов. - Районның авыл хуҗалыгы җәмгыятьләрендәге мөгезле эре терлекләрне вакцинацияләү өчен 360 доза вакцина кайтты инде. Шәхси хуҗалыклардагы малларга да даруларлар кайтарыла".
 

news_right_1
news_right_2
news_bot