Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чирмешәндә чуваш, рус, мордва балалары “Мин татарча сөйләшәм!“ бәйгесендә көч сынаштылар
Бәйге кысаларында, мәктәпләр укучылары “Мин татарча сөйләшәм! Ә син?“ акциясенә кушылып, җәмәгать урыннарында халык белән татар телендә аралаштылар.
(Чирмешән, 7 апрель “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадыйр Гомәров). Быел да Чирмешән районы мәктәпләре укучылары – рус, чуваш, мордва балалары – йөзгә якын егет һәм кыз “Мин татарча сөйләшәм!“ бәйгесендә көч сынаштылар.Әлеге бәйге инде унынчы тапкыр үткәрелде, үзенә күрә традициягә әверелде, балалар сәнгать мәктәбе бинасында берничә сәгать буе туган як, табигатебез, яшәү мәгънәсе, туган тел, күренекле якташларыбыз турында татар сөйләме, җырлар яңгырады, биюләр күрсәтелде, дип яза җирле басма.
Быел район газетасы редакциясе һәм район мәгариф бүлеге бергәләп оештырган ярышка 13 мәктәп командасы килде, барысы да бүләкләр белән китте. Билгеле, җиңүчеләр аерым хөрмәткә – кыйммәтле бүләккә һәм Дипломнарга лаек булдылар.
Бәйге кысаларында, мәктәпләр укучылары “Мин татарча сөйләшәм! Ә син?“ акциясенә кушылып, җәмәгать урыннарында, оешмаларда халык белән татар телендә аралаштылар. Әккәрәй, Түбән Кармалка мәктәпләре укучылары ел да шулай эшлиләр.
Быел Казанка һәм Күтәмә мәктәпләре укучылары, кадетлар аеруча эчтәлекле, төзек программа күрсәттеләр, акцентсыз диярлек татарча чыгыш ясадылар. Кайбер мәктәпләр командалары, турысын әйтик, шундый дәрәҗәле бәйгегә бер-ике җыр алып килү белән чикләнгәннәр.
Бәйгедә катнашучылар үзләре үткәргән чаралар турында видеоролик та алып килгәннәр. Алар буенча Әккәрәй, Югары Кармалка, Түбән Кармалка мәктәпләре җиңүчеләр дип табылды, Дипломнар, акчалата да бүләкләнделәр.
-Татарча яхшы, акцентсыз сөйләү өчен аралашу һәм бүгенгедәй бәйгеләр кирәк, - ди сәхнәдә чатнатып татарча чыгыш ясаган Кристина Карпова. -Чирмешән лицеенда укыйм мин, сыйныфташларым арасында татар кызлары һәм егетләре күп. Татар теле буенча фән олимпиадаларында да катнашам.
Киләчәктә укытучы булырга хыялланучы, “Мин татарча сөйләшәм!“ бәйгесендә призлы урын яулаган Кристина кебекләр күбрәк булсын иде.
“Мин татарча сөйләшәм!“ бәйгесенең иганәчеләре – туган җирдән еракта, Себердә эш йөртүче бертуган Фазыйл һәм Миндар Әгъләмовлар татар телен дәрәҗәле итү хакына көчләрен кызганмыйлар. Әмир авылының асыл бу егетләре башка күп кенә игелекле гамәлләре белән дә бик күпләргә үрнәк күрсәтәләр, төрле чараларга үз малларыннан өлеш чыгаралар. Сүз уңаеннан, алар быел да, колачлы итеп, инде алтынчы ел рәттән, Әмирдә, артистлар чакырып, Сабан туе үткәрергә ният кылганнар. Районда иң матур булачак Чирмешән мәчетен дә Әгъләмовлар төзетә.
Һөнәрем буенча техник юнәлештәге белгеч мин. Укыганда, безгә төгәл фәннәрне иң кирәге, диделәр. Хәзер исә мин башкачарак фикердә: кешегә иң мөһиме – тел. Гомер иткән саен моңа ныграк инана барам.
Әти-әни телен белмәү – аларга, әби-бабаларыңа карата хөрмәтсезлек ул. Бүген бит ниндидер телне өйрәнү проблема түгел, әсбаплар, техник средстовлар җитәрлек, – ди Миндар Әгъләмов. -Күп тел белү – байлык. Кайда торсаң, шундагы халык телен өйрәнү мәслихәт, кирәк. Менә безнең эштә украин кешеләре дә бар. Аларга, күрешкәндә, белгән кадәр украинча дәшәм, ә алар мине татарча сәламлиләр. Чувашча да бераз сукалыйм. Моннан бер җирем дә кимеми, аның каравы башкаларның сине, синең телеңне олылавы рәхәтлек бирә. Кабатлап әйтәм: тел – милләтебезнең киләчәге, аңа гел хөрмәт булсын иде.
Район газетасы редакциясе һәм район мәгариф бүлеге бәйгедә катнашучыларга һәм иганәчеләргә рәхмәт белдерәләр, диелгән район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз