news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешәндә чаңгы юлларында йөрүчеләр арткан

Кышкы каникуллар вакытында “Җиде тирәк” чаңгы базасына 100 дән артык кеше чаңгы сорап мөрәҗәгать иткән.

Чирмешәндә чаңгы юлларында йөрүчеләр арткан
Гөлсирә Шәрифуллина

(Чирмешән, 11 гыйнвар, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Гөлсирә Шәрифуллина). Кышкы каникуллар вакытында “Җиде тирәк” чаңгы базасына 100 дән күбрәк кеше чаңгы сорап мөрәҗәгать иткән.

"Чаңгы базасы көн дә эшләде", - ди “Чирмешән” физкультура-сәламәтләндерү комплексы директоры Камил Назыйров.

Ял көннәрендә прокатка чаңгы алып, үз чаңгылары белән дә стадионга шуарга килүчеләр шактый күп булды. База хәзер дә көн саен иртәнге сәгать 9 дан кичке 21 сәгатькә кадәр эшли. Биредә барлык уңайлыклар да бар, чишенү-киенү бүлмәләре җылы, хәтта кайнар чәй эчәргә дә мөмкин.

Чаңгылар әле дә бушлай бирелә, ботинкалары 35 тән 44 нче үлчәмгә кадәр бар. Трассаны кар машинасы белән чистартып торалар, кич белән яктырткычларны кабызалар.

news_right_1
news_right_2
news_bot