news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешәндә чаңгы базасы декабрьдә эшли башлаячак

Быел чаңгыда шуарга яратучыларга әлеге спорт төре белән шөгыльләнергә бөтен мөмкинлекләр дә булачак.

(Чирмешән, 22 ноябрь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Гөлсирә Шәрифуллина). Чирмешән стадионында быел җәй төзелгән “Җиде тирәк” чаңгы базасы декабрь аенда эшли башларга тиеш. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

120 квадрат метр мәйданны биләгән бу базада барлык уңайлыклар да тудырылган: ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен аерым киенү-чишенү, хәтта душ бүлмәләре дә ясалган.
7 миллион сумлык модульле базада чаңгылар да бар.

"Төрле зурлыкта, ботинкалары белән 100 пар чаңгы кайтты. Базада көн саен, дүшәмбедән тыш, иртәнге сәгать 10 нан кичке 9 га кадәр чаңгыларны прокатка алырга мөмкин булачак, - диде  “Чирмешән” физкультура-сәламәтләндерү комплексы директоры Камил Назыйров.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100