news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешәндә быел 5,3 меңнән артык агач утыртылган

Күбрәк нарат,миләш,каен,чыршы,юкә,тирәк агачларына өстенлек бирелгән.

Чирмешәндә быел 5,3 меңнән артык агач утыртылган
nashcheremshan.ru/
(Казан, 2 май, "Татар-информ", "Безнең Чирмешән", Гөлсирә Шәрифуллина). Чирмешәндә “Бердәм урман утырту көне”ндә 5333 үсенте утыртылды. Бу хакта район басмасы хәбәр итә. 
 
Бу көнне күбрәк нарат, миләш, каен, чыршы, юкә, тирәк агачларына өстенлек бирелде.
 
Табигатьне саклау акциясендә 98 кеше катнашты. Бу хакта районның урман хуҗалыгыннан белештек.
 
Акциядә, нигездә, урман хуҗалыгы хезмәткәрләре һәм авыл җирлекләрендәге  оешмалар катнашкан. Урманчылар район үзәгендәге тарихи валда  һәм Светлогорск янындагы урман фондында  агач утыртканнар. Авыл җирлекләре арасында бу эштә шешминкалылар аеруча актив булган.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot