Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чирмешәндә брусчаткалар урлыйлар
Яңа Элмәле авылы янындагы тукталыш павильоны яныннан чүп евроконтейнеры “югала“.
(Чирмешән, 29 сентябрь, "Татар-информ", "Безнең Чирмешән", Марат Гомәров).Узган сигез айда Чирмешән районы территориясендә 204 җинаять теркәлгән, шуларның 45е – читләр милкенә кул сузу белән бәйле. Соңгы вакытта бигрәк тә төзекләндерү объектларыннан урлашулар ешайган, дип яза җирле басма.
Әйтик, караклар Чирмешәндәге пляж территориясендәге сукмакларга җәелгән брусчаткаларга кызыкканнар, билгесез адәмнәр тарафыннан юл кырыйларындагы бордюрларны сүтеп алып китүнең дә ике очрагы теркәлгән. Ул гына да түгел, Яңа Элмәле авылы янындагы тукталыш павильоны яныннан чүп евроконтейнеры “югала“. Ни кызганыч, кайберәүләр булдырылган уңайлыкларның кадерен белми, җинаять кыла.
Бу җинаятьләр уңаеннан нинди дә булса мәгълүматларга ия булучыларның Россия ЭЭМның Чирмешән районы буенча бүлекчәсенә 2-54-39 телефон номеры буенча шалтыратып хәбәр итүе сорала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз