news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешәндә биш айда бер кешегә уртача 3,9 литр алкоголь сатканнар

“Халык контроле” системасына алкоголь предприятиясен законсыз сату турында хәбәр җибәргән өчен акчалата бүләкләү каралган.

(Чирмешән, 21 июнь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Марат Гомәров). Быелның узган биш аенда (гыйнвар-май) районда җан башына кибетләрдән уртача 3,9 литр (былтыр - 4) алкоголь продукциясе сатканнар. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Күршеләр белән чагыштырсак, Аксубай районында бу күрсәткеч кимрәк – 2,69 литр, ә Әлмәттә исә - 6,5, Яңа Чишмәдә – 5,5, Нурлат районында 4,6 литр. Республика буенча уртача – 5,77 литр.

Районның сәүдә нокталарыннан биш айда барлыгы 7,4 мең декалитр алкогольле эчемлек сатылган, ягъни былтыргы шушы чор белән чагыштырганда 4 процентка кимрәк.

"Алкоголь продукциясен сату өлкәсендә 9 закон бозу очрагы ачыкланды. Кагыйдә бозучыларга биш айда 18 мең сум күләмендә штраф салдылар, 21 литр алкоголь продукциясе законсыз әйләнештән алынды", - ди Дәүләт алкоголь инспекциясенең райондагы белгече Эльвира Галәүтдинова.

“Халык контроле” системасына районнан алкоголь продукциясен законсыз сатуга кагылышлы ике хәбәр җибәрелгән. Хәзер әлеге фактларның хаклылыгын тикшерәләр.

Исегезгә төшерәбез, андый хәбәр бирүчеләрне акчалата бүләкләү каралган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100