news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешәндә бертуган эшкуарлар мәчет төзетә

Чирмешәндә, Амур ягында төзелүче мәчеттә төзелеш, залларны бизәкләү эшләре дәвам итә.

(Чирмешән, 4 гыйнвар, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадыйр Гомәров). Чирмешәндә, Амур ягында төзелүче мәчеттә төзелеш, залларны бизәкләү эшләре дәвам итә, дип яза җирле басма.

Биредә җылылык системасы идәннәрне дә җылыта торган итеп эшләнгән.

Мәчет тирәсендә, коелган коймалар бастыру өчен, кирпечтән өеп, 110 терәк багана утыртканнар.

Чирмешән районында иң матур, иң затлы булачак әлеге Аллаһ йортын Әмир егетләре – Сургутта эш йөртүче бертуган Әгъләмовлар төзетә.

news_right_1
news_right_2
news_bot