news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешәндә бер укучы рус теленнән имтиханда 100 балл җыйган

Гомумән, рус теле буенча район күрсәткечләре былтыргыдан яхшырак.

Чирмешәндә бер укучы рус теленнән имтиханда 100 балл җыйган
nashcheremshan.ru

(Чирмешән, 24 июнь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Гөлсирә Шәрифуллина). Чирмешән лицее укучысы Гүзәл Мортазина рус теле буенча бердәм дәүләт имтиханын максималь 100 баллга тапшырган.

Гомумән, рус теле буенча район күрсәткечләре былтыргыдан яхшырак. Бу фәннән 13 укучы 90 нан күбрәк балл җыйган, шуларның күбесе Чирмешән лицееннан - Гөлүсә Закирова укучылары.

Әлеге уку йортыннан Айсылу Гафурова һәм Алия Ганиевалар исәбендә 96 шар балл. Ландыш Сабирова 94 балл җыйган. Кадетлар мәктәп-интернатыннан Роман Миронов һәм Лашманнан Елена Ерошкина исәбендә дә шулкадәр.

Ә менә Яңа Элмәледән Оксана Темникова имтиханда өч фәнне дә: математика, рус теле һәм физиканы 94 баллга тапшырган.

news_right_1
news_right_2
news_bot