Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чирмешәндә балаларга мәктәп сумкалары бүләк иттеләр
Бүләкләр “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” акциясе кысаларында таратылды.
(Чирмешән, 5 август, "Татар-информ", "Безнең Чирмешән", Марат Гомәров). “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” акциясе кысаларында үткән бәйрәм чарасында Чирмешән районының 140 мәктәп укучысына уку кирәк-яраклары тутырылган мәктәп сумкалары тапшырдылар. дип яза җирле басма.
Авыр тормыш хәлендә калган яки күп балалы гаиләләр өчен бу бик вакытлы, урынлы булышу. Игелеклелек акциясенә эшмәкәр якташларыбыз, нефтьчеләр, депутатлар кушылган. Район башлыгы Фердинат Дәүләтшин аларның барысына рәхмәт сүзләрен ирештерде һәм үзе дә сабыйларга бүләкләр тапшырды.
Чирмешәннән быел беренче сыйныфка барачак Андрей Мартенс әлеге чарадан аркага аса торган өр-яңа сумка-ранец алып кайтып китте. Пластилин, дәфтәрләр, ручкалар, төсле карандашлар, тагын әллә ниләр бар аның эчендә.
-Андрей – безнең оныгыбыз. Әнисе юл һәлакәтеннән соң больницада дәвалана. Безгә шулай мәктәпкә җыенырга ярдәм итүчеләргә бик зур рәхмәт, - диләр Наталья һәм Алексей Гордеевлар.
Ә Гөлнәзирә Кабанованың кызы Ангелина өченче сыйныфта укыячак.
-Баланы мәктәпкә җыярга күп кирәк бит. Әле киендерәсе дә бар. Рәхмәт инде, безгә өч ел рәттән шулай булышалар, - дип шатлыгын уртаклашты Ангелинаның әни .
“Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” акциясен кушылган, иганәчелек иткән якташларыбызның кайберләре: “Шушмаойл” компаниясе генераль директоры урынбасары Җәлил Мөхәммәтшин, Түбән Камадан кайткан, тумышы белән Кармыш егете Фәгыйль Гатиятов бәйрәмдә катнашып, балаларга алып килгән бүләкләрен сәхнәдә үзләре тапшырдылар.
Яшьләр мәйданчыгындагы бу чара, гомумән, зур, колачлы бәйрәм рәвешендә узды, чыгышлар, концерт, уеннар да булды, күргәзмәләр оештырылды. диелгән район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз