news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешәндә бал бәясе төшкән

Чирмешәндә узган ярминкәдә өч литрлы банкадагы балны уртача 1100-1200 сумга саттылар, моңа кадәр ул 1500 сум иде.

(Чирмешән, 30 август, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадыйр Гомәров). Чирмешәндә узган ярминкәдә өч литрлы банкадагы балны уртача 1100-1200 сумга саттылар, моңа кадәр ул 1500 сум иде, дип язаҗирле басма.

Гомумән, бу ярминкәдә товар ассортименты бай булды. Берәү чиләген 250 сумга яңа бәрәңге алып чыккан, 26-32 меңгә 7-8 айлык бозаулар да бар. Казлар өлгергән, түшкәсе 1700 сум тора. Кирәк икән, килосын 300 гә тай ите саталар. Һәркайсы 350 сумлык сумкалар тәкъдим итүче сатучының да сәүдәсе гөрләде генә.

Ярминкәдә, яңа уку елы алды булгач, мәктәп формасы, уку әсбаплары яхшы сатылды. Үсентеләрне, сөт, ит ризыкларын да күп алдылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot