news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешәндә Бөек Җиңү көнендә “Үлемсез полк” акциясендә 1300 кеше катнашты

Геройлар Аллеясына веноклар, чәчәкләр куйдылар.

Чирмешәндә Бөек Җиңү көнендә “Үлемсез полк” акциясендә 1300 кеше катнашты
Гөлсирә Шәрифуллина

(Чирмешән, 9 май, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадыйр Гомәров). Чирмешәндә Бөек Җиңү көнендә “Үлемсез полк” акциясендә 1300 кеше катнашты. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Әлеге акциягә кушылган райондашларыбыз ул сугышта катнашкан, күбесе инде мәрхүм әтиләре, бабалары, башка якын кардәшләренең зурайтылган фоторәсемнәрен тотып, алдан билгеләнгән маршрут буенча рәтләрдә үттеләр, аннары барысы бергә Титов урамыннан Совет урамына, митинг урынына төштеләр. 

Ветераннарны, митингка килгән райондашларны һәм кунакларны муниципаль район башлыгы Фердинат Дәүләтшин котлады, Бөек Ватан сугышы мизгелләрен хәтердә яңартты, илебез азатлыгы өчен аяусыз көрәшкән якташларны да искә алды, ветераннарга, тыл хезмәтчәннәренә рәхмәтен ирештерде, алар турында күбрәк кайгыртырга өндәде.

Елдагыча, район җитәкчеләре һәм оешмалар вәкилләре район үзәгендәге Мәңгелек ут янындагы һәйкәл, хәрби техника түренә, Геройлар Аллеясына веноклар, чәчәкләр куйдылар.

Митингның үзенә җәлеп итә торган бер мизгеле бар – мәктәп укучыларының, кайбер оешмалар вәкилләренең “тартмага” оешып, төз басып марш атлап үтүе аңа купшылык, дәрәҗә өсти. 

Митингтан соң ветераннарны чәй мәҗлесенә чакырып сыйладылар, концерт та булды. Кич бәйрәм дәвам итәчәк әле – Яшьләр мәйданчыгында дискотека оештыралар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100