news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешәндә Бөек Җиңү көненә яңа күргәзмә ачылган

Биредә сугыш темасына багышланган шигырьләр тупланган китаплар урын алган.

(Чирмешән, 4 май, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадрия Гамирова). Чирмешәндә Бөек Җиңү көненә яңа күргәзмә ачылган. Аны Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 73 еллыгына багышлап оештырганнар, дип яза җирле басма.

Биредә сугыш темасына багышланган шигырьләр тупланган китаплар урын алган. Шунда ук, “Әле дә хәтердә” исеме астында 2017 елда республика газета-журналларында Бөек Ватан сугышы темасына язылган мәкаләләрнең исемлеге дә урнаштырылган. Китапханәчеләр исемлектәге материалларны табарга ярдәм итәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot