news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешәндә "аюлы" чишмәне матурлыйлар

Район Сабан туе үтә торган стадион – парк янәшәсендәге чишмә янына кабат төзүчеләр килгән.

(Казан, 2 сентябрь, "татар-информ". "Безнең Чирмешән", Кадыйр Гөмәров). Район Сабан туе үтә торган стадион – парк янәшәсендәге чишмә янына кабат төзүчеләр килгән. Бу хакта "Безнең Чирмешән" газетасы хәбәр итә.
 
“Нурлатнефть“ идарәсе осталары монда зур ремонт үткәрәләр, барын да үз средстволарына башкаралар, - ди Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Ганиева.
 
Әлеге, “ Сабантуй“ чишмәсен һәм аның тирәсен нык матурлаганнар, буяганнар. Керү юлын рәтлиләр әле, кайбер урыннарда яңа койма бастырганнар, кечкенә ишек куйганнар. Баскычлар, беседка да яңарган. Чишмә тирәсендәге кайбер агачлар киселгән, юлга вак таш түшәлгән, хәтта чәчәк клумбасы да ясаганнар. Моңа бер атна чамасы вакыт киткән.
Инде чишмәне “карап торучы“ таш сынны – дәү аюны көязлисе генә калып бара.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot