Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чирмешәндә авылларның чисталыгын тикшерәләр
Гаеплеләргә штраф салынган.
(Чирмешән, 30 ноябрь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадрия Гамирова). Чирмешән районы башкарма комитетының административ комиссиясе, ел башыннан, төзекләндерү кагыйдәләрен бозган 61 гражданга карата беркетмә төзегән. Әле узган атнада гына дүрт беркетмә тикшерелеп, гаеплеләргә штраф салынган, дип яза җирле басма.
Лашманда йорт тирәсен тәртиптә тотмаучыга, Керкәле авылында сарыкларын кырда йөртүчегә дә, Тукай һәм Күтәмә авылларында иректә йөрүче сыер хуҗаларына да икешәр мең сум штраф түләргә туры киләчәк.
Ноябрь ахырында административ комиссия Түбән Кармалка авыл җирлегенә керүче авыллардагы чисталыкны кабат тикшерде.
-Үткән рейд вакытындагы кимчелекләр ничек булса, шулай тора. Югары Кармалкада кайбер йортлар, авыл тирәсендәге ерганак-чокырларда тәртип салынмаган, - ди административ комиссия секретаре Татьяна Якимова. – Бу авылда чишмә тирәсен дә тәртипкә китерергә кирәк.
Авыл урамнары, шәхси йортлар тирәсендә тәртип күбрәк анысы, ә менә райпо кибете янында, авыл мәдәният йорты төзелешеннән калган кирпечләр, калдык материаллар таралып ята.
Комиссия әгъзалары Мордва Афонькәсе авыл җирлегенә керүче авыллардагы чисталык торышы белән дә танышып кайтты. Монда да җитешсезлекләр байтак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз