news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешәндә авыл җирлеге башлыгы ярыш оештырды

Иске Котыш мәктәбе укучылары арасында авыл җирлеге башлыгы Александр Митякин призына биатлон ярышы узды.

(Чирмешән, 16 февраль, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Марат Гомәров). Чирмешәндә авыл җирлеге башлыгы ярыш оештырды. Иске Котыш мәктәбе укучылары арасында авыл җирлеге башлыгы Александр Митякин призына биатлон ярышы узды, дип яза районның "Безнең Чирмешән" газетасы.

Бәйгедә мәктәпнең 5-9 класс укучылары катнашкан, ә оештыручысы – физкультура укытучысы Илгиз Фәттахов.

Узышта, кызлар арасында, Екатерина Митякинага (9 класс), малайлар арасында Константин Лопатинга (7 класс) тиңнәр булмаган, алар беренче.

news_right_1
news_right_2
news_bot