news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешәндә автоинспекторга ришвәт бирергә ниятләгән машина йөртүче 400 мең штраф түләячәк

Узган елның ноябрь аенда ЮХИДИ хезмәткәрләре туктаткан автомобиль йөртүчесе – Алтай крае кешесе исерек булуы ачыклана.

(Казан, 25 февраль, "Татар-информ", "Безнең Чирмешән"). Чирмешән район суды полиция хезмәткәрләренә ришвәт бирергә ниятләгән машина йөртүчене зур күләмдә штрафка хөкем иткән. Бу хакта "Безнең Чирмешән" газетасы яза. 
 
Узган  елның ноябрь аенда ЮХИДИ  хезмәткәрләре туктаткан автомобиль  йөртүчесе – Алтай крае  кешесе исерек булуы ачыклана. 
 
Әмма ул  закон  буенча таләп  ителгән медицина  тикшеренүе узудан баш тарта, югыйсә, үзенә 30 мең сум штраф һәм ел ярымнан ике елга кадәр машина йөртүче хокукыннан  мәхрүм  ителү җәзасы янавын бик яхшы белгәндер.
 
"Шуннан соң административ  җаваплылыктан котылу,  ягъни  төзелгән беркетмәне  юк итү өчен, әлеге машина йөртүче ЮХИДИ  бинасында инспекторга 50 мең сум күләмендә  ришвәт бирмәкче була", - ди  район прокуроры  урынбасары Юрий Иванов. 
 
Нәтиҗәдә, җинаять эше кузгатыла. Суд карары  нигезендә ул 400 мең сум күләмендә штраф түләргә тиеш була. Әлегә хөкем карары гамәлгә кермәгән.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100