news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешәндә “Автобабай” бәйгесендә катнашучы бишенче тапкыр җиңүче булган

Әбиләр арасында мондый сынауга килергә теләк белдерүче булмаган.

Чирмешәндә “Автобабай” бәйгесендә катнашучы бишенче тапкыр җиңүче булган
Марат Гомәров

(Чирмешән, 26 сентябрь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Марат Гомәров). Чирмешәндә иң оста машина йөртүче “бабайны” ачыкладылар. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Районның ЮХИДИ бүлекчәсе һәм Чирмешән районының Юл куркынычсызлыгы профилактика учреждениесенең район бүлекчәсе оештырган ярышка быел алты ир-ат килгән. Әүвәл аларның машина йөртү осталыкларын, аннан юлда йөрү кагыйдәләрен белүләрен сынадылар.

"Тик, кызганыч, алдан хәбәр итсәк тә, хатын-кызлар арасында гына мондый бәйгедә катнашырга теләк белдерүчеләр булмады", - ди Юл куркынычсызлыгы профилактика учреждениесе бүлекчәсе начальнигы Лилия Сафина.

Бәйге сынаулары тәмам. Районның ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Иван Мясников катнашучыларга бүләкләр тапшырды. Өченче урынга чыккан Рифкать Гатинны эш кораллары җыелмасы белән бүләкләделәр. Чирмешәннән Герман Смирнов икенче урын алган, ул видерегистораторга ия булды.

Ә менә Ильяс Хәйруллин ярышны Казанда ук, республика күләмендә дәвам итәчәк. Жюри аны җиңүче дип тапты. Биш ел дәвамында районда җиңгән бабайга навигатор тапшырдылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100