news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешәндә август киңәшмәсендә белем сыйфаты турында сөйләштеләр

Мәгариф хезмәткәрләренең традицион конференциясендә бердәм дәүләт имтиханнары темасы көнүзәк мәсьәлә булды.

Чирмешәндә август киңәшмәсендә белем сыйфаты турында сөйләштеләр
Гөлсирә Шәрифуллина

(Чирмешән, 23 август, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Гөлсирә Шәрифуллина). Мәгариф хезмәткәрләренең традицион август киңәшмәсендә бердәм дәүләт имтиханнары темасы көнүзәк мәсьәлә булды. Шулай ук белем сыйфаты турында да сөйләштеләр. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Конференциядә чыгыш ясап, район мәгариф бүлеге начальнигы Ольга Маркова узган уку елына йомгак ясады. Бүген районда 46 мәгариф оешмасы: 26 мәктәп һәм 19 балалар бакчасы исәпләнә. Мәктәпләрдә 2191 укучы белем ала, мәктәпкәчә учреждениеләрдә 755 бала тәрбияләнә.

Яңа уку елында беренче класска 202 бала килүе көтелә.

Казаннан килгән кунак, республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгының милли белем бирү идарәсе начальнигы Лилия Әхмәтҗанова да район мөгалимнәрен белем бирүнең сыйфатын үстерү өстендә яхшырак эшләргә өндәде.

Конференциядә катнашкан район башлыгы Фердинат Дәүләтшин да әлеге проблеманы читләтеп узмады.

"Районда белем бирү өчен барлык шартлар да тудырылган. Яңа мәктәпләр, балалар бакчалары төзибез, искеләрен ремонтлыйбыз, җиһазлар белән тәэмин итәбез. Районның педагогик коллективы да яхшы, арагызда үз эшләрен яратып башкаручы укытучылар бик күп. Хезмәтегез өчен рәхмәт. Әмма тагын да күбрәк тырышырга, күбрәк хезмәт куярга кирәк", - диде район җитәкчесе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100