news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешәндә аучылар кышкы маршрут буенча җәнлекләрнең исәбен алган

Төлкеләр санын тәртиптә тоту өчен, район территориясендә аучылардан махсус өч бригада оештырылган.

Чирмешәндә аучылар кышкы маршрут буенча җәнлекләрнең исәбен алган
архив

(Чирмешән, 16 март, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадрия Гамирова). 1 гыйнвардан 27 февральгә кадәр аучылар кышкы маршрут буенча җәнлекләрнең исәбен алды. Соңгы биш елда районда кыр кәҗәләре (косуля) нык үрчегән, аларны юл буйларында да очратырга мөмкин. Урманнарда пошилар саны да арткан. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Район территориясендә пошилар, кабан дуңгызлары, бурсыклар, байбаклар, сусарлар, төлкеләр, кыр һәм урман куяннары, көртлек һәм суерлар очратырга була.

-Республикада байбаклар (сурок) кимүе сәбәпле, 2019 елдан 2022 елга кадәр аларны аулау тыела, - диде Татарстан биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының район буенча бүлеге начальнигы Фәрит Мәгъсүмов. -Урман куяннары (беляк) безнең районда күренгәләсә дә, республикада нык азайган, шуның өчен 2018 елда алар Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелде.

Шулай ук көртлекләр (тетеревь) дә азайган, районда алар 100 тирәсе генә, суерлар (глухарь) бөтенләй сирәк очрый – унлап кына.

Төлкеләрнең авылларга килүе, юлларда йөрүләре турында зар белдерүчеләр бар. Шуңа, аларның санын тәртиптә тоту өчен, район территориясендә аучылардан махсус өч бригада оештырылган. Алар тиешле рөхсәт язуы нигезендә эшлиләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot