news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешәндә ашыгыч хезмәтләр “чынлап” уйнадылар

Өйрәнүләргә әзерлек өчен укучыларга һәм укытучыларга “канәгатьләнерлек” билгесе куелды.

(Чирмешән, 6 октябрь, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Марат Гомәров). Бүген Чирмешән лицееның икенче катында чыккан янгын аркасында, укучыларны эвакуацияләргә туры килде. Бәхеткә, янгын сүндерүчеләр вакытында килеп, шартлы ут чыганагын сүндереп өлгерделәр, дип яза “Безнең Чирмешән” газетасы.

“Бернинди алдан кисәтү булмасын, өйрәнүләр көтелмәгәндә, чынга охшаш булырга тиеш. Бу үзебез өчен кирәк. Чынлап “уйныйбыз”. Хәзер үк янгын турында кереш материал бирегез”, - дип кушты районның гражданнар оборонасы буенча җитәкчесенең беренче урынбасары Фаяс Минһаҗев оператив төркем утырышы ахырында.

Ул да булмады, “ут”ның район үзәгендәге лицейда чыкканлыгы хакында хәбәр алынды. Шулай итеп, көндезге 11ләр тирәсендә лицей бинасына санаулы минутлар эчендә килеп җиткән янгын сүндерүчеләр, “ашыгыч медицина ярдәме” хезмәткәрләре “янгын” урынында эшли иде инде. Коммуналчылар, газчылар, электрчылар да озак көттермәде. Балалар шартлы рәвештә утны сүндергәнче куркынычсыз урында иде.

“Өйрәнүләргә әзерлек өчен укучыларга һәм укытучыларга “канәгатьләнерлек” билгесе куйдык. 3 минут та булмады, алар эвакуациясе төгәлләнгән иде. Бу бик яхшы нәтиҗә. Ашыгыч хезмәтләр дә тиешле вакытта килеп җитте”, - дип бәяләде өйрәнүләрне Чирмешәндәге янгын-коткару гарнизоны башлыгы Фәрит Яруллин.

Әлеге өйрәнүләр бөтен Россия күләмендәге штаб өйрәнүләре кысаларында үткәрелә. Хәвеф-хәтәр чыкса, без бар нәрсәгә әзер булырга тиеш. Өйрәнүләр 4 өктябрьдән 7сенә кадәр дәвам итәчәк. “Чынлап” уйнаулар алда әле.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100