news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешәндә “Ашыгыч хезмәт”нең 40 еллыгын билгеләп үттеләр

Хастаханәнең баш табибы Лилия Мортазина “Ашыгыч ярдәм” коллективына район үзәк хастаханәсенең Мактау грамотасын тапшырды.

Чирмешәндә “Ашыгыч хезмәт”нең 40 еллыгын билгеләп үттеләр
Ландыш Зыякова

(Чирмешән, 5 февраль, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадрия Гамирова).  Чирмешәндә “Ашыгыч хезмәт”нең 40 еллыгын билгеләп үттеләр. Ул 1979 елның нәкъ 1 нче февралендә оешкан. Бу турыда җирле басма хәбәр итте.

“Ашыгыч ярдәм” фельдшерлары тәүлек әйләнәсе халык сәламәтлеге сагында. Алар үз эшләренә тугрылыклы. Дилә Шәрәфетдинова, Римма Андреева, Надежда Кузина 30 ел кешеләргә ярдәмгә ашыга, иң кирәк вакытта беренче ярдәм күрсәтәләр. Таһир Галимов, Әюп Гыйльфановлар 15 ел “Ашыгыч ярдәм” машинасы руле артында.

Әлеге хезмәт эшчеләрен район үзәк хастаханәсенең актлар залына чакырып котладылар. Хастаханәнең баш табибы Лилия Мортазина “Ашыгыч ярдәм” коллективына район үзәк хастаханәсенең Мактау грамотасын тапшырды.

news_right_1
news_right_2
news_bot