Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чирмешәндә асфальтсыз берничә юл гына калган
Чирмешән авыл җирлегенә керүче авылларда барлыгы 74 урам бар, шуларның 63се район үзәгендә.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Чирмешән, 21 ноябрь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадрия Гамирова). Чирмешәндә асфальтсыз юллар берничә генә калган. Чирмешән авыл җирлегенә керүче авылларда барлыгы 74 урам бар, шуларның 63се район үзәгендә. Түбән Чегодайда – биш, Кече Чегодай һәм Казанка авылларында - өчәр урам, дип яза җирле басма.
-Район үзәгенең 52 урамы асфальтланган, өч урамга вак таш түшәлгән, Көньяк микрорайондагы 8 урамда, әлегә төзелеш эшләре бару сәбәпле, юллар ясалмаган, - ди Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Ганиева. - Киләсе елда бу урамнарны да шомартырга телибез.
Чирмешәннең Һади Такташ урамы юлына быел 382 метр озынлыгында вак таш түшәлгән.
-Быел Мәктәп урамында – 1014, Силантьев урамында – 427, Төньяк урамда 480 метрда ремонт эшләре уздырылды – асфальт җәелде, - ди район башлыгының төзелеш эшләре буенча ярдәмчесе Илдус Кәримов. – 2018 елда Мәктәп урамының икенче өлешенә һәм Яшьләр урамына да юлчылар килүе көтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз