news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешәндә артистлар да уракта булыша

Уракны яхшы башлаганнары өчен җитәкчелек хезмәткәрләренә кичә генә бишәр мең сум премия дә биргән.

(Чирмешән, 16 август, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Марат Гомәров).“ЧИРМЕШӘНАГРО” җәмгыятенең элеккеге Липки поселогы ягындагы кырларында шактый техника шып туктап калды: менә сиңа мә, йөртүчеләре концертка киткән, дип яза җирле басма.

Баксаң, бүген иген басуына мәдәният йортыннан артистлар килгән икән. Комбайнчылар, шоферлар, тракторчылар төшке аш вакытында борщ, котлет һәм дөге белән тамак ялгый-ялгый җырлар тыңладылар. Агитбригада кыр хезмәтчәннәренә әнә шулай ярты сәгатьлек концерт куйды. Кунаклар әле тагын җырлаган булырлар иде дә - урырга, сугарга кирәк. Көн матур, уңыш та шәп. Уракны яхшы башлаганнары өчен җитәкчелек хезмәткәрләренә кичә генә бишәр мең сум премия дә биргән. Анысына да күңелләре булгандыр кыр уңганнарының. Шулай эшләргә кызык. Артистлар исә башка хуҗалыкларга да барачак.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Мирзаһит Гатин әйтүенчә, алдагы көннәрдә уракта иң яхшы эшләүче комбайнчыларны һәм машина йөртүчеләрне, кырга барып, премияләр биреп сөендермәкчеләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot