news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешәндә ана капиталына сертификатлар тапшырдылар

Район ЗАГС бүлегендә тантаналы шартларда 18 яшь әнигә “Ана капиталына” сертификатлар тапшырдылар.

(Чирмешән, 3 октябрь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Гөлсирә Шәрифуллина) Чирмешән районында ЗАГС бүлегендә тантаналы шартларда 18 яшь әнигә “Ана капиталына” сертификатлар тапшырдылар, дип яза район газетасы.

Якташларыбызны район башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина һәм Пенсия фондының район идарәсе начальнигы Гөлфия Гыймранова тәбрикләделәр.
Сертификат алучылар арасында Чирмешәндә яшәүче Ләйлә Исмәгыйлова да бар иде.

-Безнең икенче улыбыз туды. Зур кызыбызның исеме Раяна, улыбызга Илдан исеме куштык, - ди Ләйлә.- Ана сертификатын кая тотуыбыз турында әле уйламадык, әмма ничек булса да, бу акчалар артык булмас.

Бүген ана капиталының күләме 453 мең 26 сум тәшкил итә. Быел әлеге программаның гамәлгә ашырылуына 10 ел булды. Беренче сертификатларны 2017нче елда тапшырганнар, шул вакыт эчендә районда аңа 1275 кеше ия булган. Быел ана капиталына сертификатларны 48 кешегә тапшырганнар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100