Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чирмешәндә агросәнәгать паркын төзүгә 18 гектар җир бүленгән
Агросәнәгать паркы заманча, күпфункцияле технологик комплекс булырга тиеш.
(Чирмешән, 12 март, "Татар-информ", "Безнең Чирмешән", Гөлсирә Шәрифуллина). Киләчәктә Чирмешәндә агросәнәгать паркы төзелергә мөмкин. Аның урыны да билгеле – Чирмешәннең төньягында, район үзәген әйләнеп уза торган юл янәшәсендә әлеге максатка 18 гектар җир бүленгән. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
2012 елда Россиядә сәнәгать мәйданчыклары төзү буенча махсус программа старт алды. Ул республиканың һәр районында мондый мәйданчыклар төзү, инвестицияләр җәлеп итү, яңа төр җитештерү предприятиеләре оештыру, яңа эш урыннары булдыруны күз уңында тота. Татарстанда бу мөмкинлектән файдаланган районнар бар да инде.
-Мондый агросәнәгать парклары бүген Кукмарада, Теләчедә уңышлы эшли, - ди муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марат Әһлиуллин.
Федераль программага кергән очракта, әлеге паркларны барлык инженерлык-коммуникацияләре (юллар салу, су, канализация кертү, юллар ясау, яктырткычлар урнаштыру) белән тәэмин итү федераль акча исәбенә башкарылачак.
-Әзер инфраструктурадан тыш, биредә резидентларга, бизнес алып бару өчен, тагын кайбер отышлы шартлар тәкъдим итәргә мөмкинлегебез бар, - ди Марат Хабибулла улы.
Агросәнәгать паркы заманча, күпфункцияле технологик комплекс булырга тиеш, аның эшчәнлеге авыл хуҗалыгы өлкәсендәге эшмәкәрлекнең кече һәм урта формаларына ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Ул – сәүдә мәйданчыгы гына түгел, ә авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре үз продукциясен саклый, төрә, җитештерә һәм сата ала торган уникаль комплекс та булыр дип фаразлана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз